Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Чаллыдан Иван белән Алисаның теләкләре чынга ашты

Чаллыдан җиде яшьлек Иван Фадинның хыялы «КАМАЗ-мастер» спортчылары командасы белән машинада йөреп кайту булган.

Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм Чаллыдан җиде яшьлек Иван Фадинның хыялын тормышка ашырды. Иванның хыялы «КАМАЗ-мастер» спортчылары командасы белән машинада йөреп кайту булган.

Малай техникага мөкиббән, конструктордан йөк машиналары җыярга ярата. «КАМАЗ-мастер» командасы катнашучылары машинасында йөрү хыялы Иванда күргәзмәдә булганнан соң туган, анда «Париж — Даккар» раллиенда катнашкан «КАМАЗ» автомобильләре күрсәтелгән булган.

Иванның хыялы тормышка ашты. Ул «КАМАЗ-автоспорт» НП Вираж полигонында булды, биредә команда спортчылары малай өчен экскурсия үткәрде, машиналар турында сөйләделәр. Иван пилот Богдан Кәримов белән «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында полигон трассасы буйлап машина кабинасында йөрде. 

Бүген автокалада яшәүче тагын бер баланың яңа ел хыялы тормышка ашты. Өч яшьлек Алисә Пясковская бүләккә зур курчак йортын кабул итеп алды. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән бүләкне ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды. 

Демидов Чаллыда яшәүче Пясковскийлар гаиләсендә кунакта булды, барысын да Яңа ел белән котлады һәм нәни Алисага кадерле бүләкне тапшырды.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе быел бишенче тапкыр уздырыла. Бу акция ярдәмендә меңләгән бала Яңа елга бүләк алачак. Быел акциягә ЛНР, ДНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләреннән балалар да кушылачак.

«Теләкләр чыршысы» акциясе РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан «#Без бергә» бөтенроссия онлайн-марафонында тәкъдим ителде. Традиция буенча дәүләт башлыгы шулай ук акциядә катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев