Теләче районының Баландыш авылында «Милли кием» бәйгесе үтәчәк
Ачык ишек

Теләче районының Баландыш авылында «Милли кием» бәйгесе үтәчәк

Бәйгедә төрле милләт вәкилләре үзләренең милли киемнәрен тәкъдим итә ала.

27нче июль көнне Теләче районының Баландыш авылында узачак «Түгәрәк уен» да «Милли кием бәйгесе» үтәчәк. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.

Әлеге бәйгедә төрле милләт вәкилләре үзләренең милли киемнәрен тәкъдим итә ала. Кием коллекциясе ким дигәндә 3 киемнән (аксесуарлардан) торырга тиеш, мәсәлән: калфак, күлмәк, читек.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны 89393967641 номерына шалтыратып белергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев