Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Театраль Идел буе» фестивалендә иң яхшы балалар һәм яшьләр спектакльләре сайланачак

Гаризалар 15нче ноябрьгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында кабул ителә.

 

«Театраль Идел буе» V округ фестивале ачык дип игълан ителә. Фестиваль яшьләрне мәдәни мохиткә җәлеп итүгә, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар булдыруга юнәлдерелгән. Бу хакта «Ялкын» журналы сайты яза.

Гаризалар 15нче ноябрьгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында кабул ителә. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар катнаша ала.

Бәйгедә ике яшь категориясе каралган: балалар (6 яшьтән 17 яшькә кадәр) һәм яшьләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).

Фестиваль өч этапта оештырыла: төбәк, округ һәм финал.

Беренче этап декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, сайлап алу чаралары узачак. Алар чыгышларны читтән торып карау һәм иң яхшы спектакльләрне офлайн күрсәтүне үз эченә ала. Җиңүче спектакльләр өчен видеоверсия булдырылачак.

Округ этабы гыйнвардан февральгә кадәр узачак. Бу айларда спектакльләр турында мәгълүматны бәйге сайтында урнаштырачаклар, ә оештыручылар төбәкара гастрольләр үткәрәчәкләр, җиңүчеләрне жюри сайлаячак.

Финал март-апрель айларында узачак. Программа тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне билгеләү белән үтәчәк. Бүләкләү тантанасына төбәк вәкилләре туры эфирда кушылачак.

Номинацияләр берничә: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».

Балалар һәм яшьләр спектакльләре аерым бәяләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев