Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада «Туган як» профильле сменасы ачылды

Биредә 150 бала 18 көн дәвамында саф һавада бергәләшеп ял итәчәк, татар телен, тарихын өйрәнәчәк.

23нче июнь көнне «Заря» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Туган як» профиль сменасы ачылды. Биредә 150 бала 18 көн дәвамында саф һавада бергәләшеп ял итәчәк, татар телен, тарихын өйрәнәчәк.

Смена программасында төрле дәресләр, мастер-класслар, уеннар һәм күңел ачу каралган, ләкин аларның барысын да бер максат – татар халкының традицион кыйммәтләренә нигезләнеп, әхлакый тәрбия бирү берләштерә.

Быел программа Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Барлык тәрбиячеләр дә татар телен яхшы белә, планлаштырылган чаралар татар мәдәниятенең матурлыгын, тарихның тирәнлеген күрсәтә һәм әйләнә-тирә дөньяны гармониядә һәм иҗади итеп кабул итүгә юнәлдерелгән.

Сменаны ачу тантанасы 24нче июнь көнне үтте. Ачылышта татар шагыйрьләренең шигырьләре, Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм изге Коръән аятьләре яңгырады.

Чыганак https://dumrt.ru/ru/narodnye-novosti/narodnye-novosti_27720.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев