Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама шәһәрендә «Көмеш кыңгырау»ның 25 еллыгына багышланган кичә үтте

Түбән Кама шәһәренең "Апуш" балалар үзәк китапханәсендә «Көмеш кыңгырау»ның 25 еллыгына багышланган кичә булды.

Түбән Кама шәһәренең "Апуш" балалар үзәк китапханәсендә үткән очрашу 2021 елның ике мөһим вакыйгасын колачлады: «Көмеш кыңгырау» газетасының басылып чыга башлавына 25 ел; 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Туган телнең бөтен үзенчәлекләрен яшь буынга җиткерүдә «Көмеш кыңгырау» газетасы әһәмиятле роль уйный. Газета битләрендә танылган язучыларның әдәби әсәрләрен, яшь хәбәрчеләрнең һәм тәҗрибәле журналистларның язмаларына зур урын бирелә. Яңа каләм тибрәтә башлаган укучылар үзләренең иҗат җимешләрен газета битләрендә күреп канатланалар, әдәбият дөньясына юллама алалар. «Көмеш кыңгырау»ны укып үскән тулы бер буын бар, алар арасында профессиональ каләм ияләре бик күп. Әле дә газета яшь буынны сыйфатлы һәм заманча эчтәлеге белән җәлеп итүен дәвам итә.

Түбән Кама шәһәренең "Апуш" балалар үзәк китапханәсенә «Укыр өчен, үсәр өчен “Көмеш кыңгырау кирәк» дигән кичәгә җыелган балалар газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова һәм аның урынбасары Лилия Фәттахова белән очрашып аралаштылар. Әлеге очрашу турында сез газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Ә хәзер кичәдә катнашкан балаларның чыгышлары белән хозурланыйк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев