Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада әдәби фестиваль узды

Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Китап укучы Түбән Кама» әдәби фестивале узды.

Әлеге чара өченче тапкыр уздырылып килә һәм күркәм чараларның берсенә әверелә дип әйтсәк тә урынлы булыр. Чараны ачу матур һәм күңелле үтте: парк буйлап әкият персонажлары йөрде, кешеләр китап ярминкәләре янында тукталдылар ошаган әсәрне сайлап алу өчен. Фестивальнең төп өлешендә Түбәнкамалылар өчен кызыклы квест-уеннар, мастер-класслар, театр куелышлары, эстафеталар, викториналар һ. б. әзерләнгән иде. Шулай ук язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җирле телеканаллар, журналлар һәм газеталар хезмәткәрләре белән очрашу булды. Мөхтәрәм  кунакларның берсе ШАЯН ТВ телеканалының пиар –менеджеры Руслан Хафизов, Шаян малай персонажы белән, шәһәребезнең иң куп китап укучы сыйныфларны бүләкләделәр.  Моннан тыш, фестиваль уздырылган көнне «Укыйбыз бергә, үзебез укыйбыз» акциясенең иң актив укучыларын һәм җиңүчеләрен бүләкәделәр. Түбән Камалылар язучылар, шагыйрьләр, артистлар – Алмаз Хамзин, Дания Нәгыйм, Йолдыз Шарапова белән аралаша алдылар. Фестиваль дәвамында истәлеккә фотога төшү өчен өч фотозона ачык иде. 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең картиналары һәм шәһәр китапханә системасы тарихы турында сөйли торган фотосушка, беркемне дә битараф калдырмады әлбәттә! Аерым зона Түбән Каманың күренекле шәхесләре Николай Лемаев һәм Николай Зеленовка багышлап урнаштырылган. Мәдәни чара «Две луны» рок-төркеме чыгышы белән тәмамланды. Күңелле һәм кызыклы чара - Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Түбән Кама Муниципаль районының Мәдәният идарәсе белән берлектә оештырыла.                                                                                                                                 

Резидә Валиева 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев