Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә триатлон ярышы узды

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе яры буенда триатлон беренчелеге һәм чемпионаты, шулай ук «Балалар лигасы» республика ярышларының 5нче этабы узды. 

Бәйгегә Казан, Әлмәт, Уфа, Ижевск һәм Мәскәүдән килгән 200 спортчы килде.

12 яшьтән кечерәк балалар акватлон ярышларында көч сынаштылар. Алар 200 метрга йөзделәр һәм 1 километр кросс йөгерделәр. 13-17 яшьлек егетләр һәм кызларга 300 метр суда йөзәргә, 8 километр велосипедта йөрергә һәм 2 километр йөгерергә туры килде.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар, шулай ук акчалата бүләк алды. Әмма, белгәнегезчә, иң мөһиме – яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге.

Чыганак: Түбән Кама шәһәре сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев