Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Тау Фест» плакатлар конкурсы игълан ителде

Конкурста 15 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, иллюстраторлар һәм дизайнерлар катнаша ала.

«Тау Фест» китап фестиваленең визуаль символы булачак плакат ясау өчен конкурс игълан ителде.

Конкурста катнашу өчен афиша, экран өчен заставка һәм социаль челтәрләр өчен шаблоннан торган комплект ясап тәкъдим итәргә кирәк. Алар бер идея белән берләштерелгән булырга тиеш.

Конкурста 15 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, иллюстраторлар һәм дизайнерлар катнаша ала. Һөнәри әзерлек дәрәҗәсе мөһим түгел.

Эшләр 30нчы июньгә кадәр кабул ителә.

Җиңүче 20 000 сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Счастливые истории» хәйрия фонды үткәрә.

Эшләрне taufest@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат Фестиваль сайтында: https://www.taufest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев