Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татнетны үстерү фонды «Әдип сүзе» челленджын игълан итә

Челлендж 1нче февральдә башлана һәм 21 көн дәвам итә.

Челлендж 1нче февральдә башлана һәм 21 көн дәвам итә.

Катнашу өчен китапның тышлыгын яисә титул битен (китапның исеме/авторы/нәшрияты күренсен) һәм күңелегезгә хуш килгән өзек кергән битнең фотосурәте белән бергә өзекне язма рәвештә дә тиешле хэштеглар белән урнаштырырга кирәк. Яшь чикләүләре юк.

Һәр көн иң яхшы, иң мәгънәле, иң үтемле өзекләр (әлеге матур өзекне урнаштырган катнашучының аккаунтына сылтама белән) Белем радиосының Телеграм-каналында https://t.me/radio_belem адресы буенча урнаштырыла барачак.

21нче февраль – Халыкара туган тел көнендә челленджда ахырга кадәр катнашып, матур өзекләр урнаштырып баручылар ачыкланачак һәм финалистлар арасында БҮЛӘКЛӘР уйнатылачак, финалистларга дипломнар тапшырылачак. 

Бүләкләр Белем радиосының махсус брендыннан булачак. 

Челленджда катнашуның шартлары:

  • Белем радиосы һәм Татнетны үстерү фондының ВКонтакте төркемнәренә язылган булырга
  • https://vk.com/radio_belem, https://vk.com/tatnet https://vk.com/radio_belem адресы буенча куелган әлеге анонс-язма астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куярга, исем-фамилиягезне һәм кайсы яктан булуыгызны язарга
  • бу анонс-яңалык белән үзегезнең ВКонтакте битегездә уртаклашырга (мәсәлән: + Раил Гатауллин, Казан шәһәре)
  • Катнашканда язмаларыгызга хэштеглар куярга: #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ӘдипСүзе һәм өзек авторы (мәсәлән, #ГабдуллаТукай) язылган хэштеглар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев