Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«ТАТМЕДИА» БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА БАРУЧЫ УКУЧЫЛАРГА БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРДЫ

“ТАТМЕДИА” агентлыгы матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына белем көне уңаеннан бүләк ясады.

"Көмеш кыңгырау" газетасының компьютерда биткә салу операторы Ләйлә Абдуллина һәм веб-редакторы Ләйлә Мирзаһитованың уллары – Рәзил белән Әмирхан быел укучы статусын ала. Шул уңайдан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләребезнең беренче сыйныфка баручы улларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар бүләк итте. Әлеге бүләкләр сабыйларны куандырып, уку елын җиңел үтәргә, "4" һәм "5" билгеләренә укырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Барлык укучыларны яңа уку елы башлану белән тәбриклибез. Балаларга яхшы билгеләр, тырышлык һәм куанычлы мәктәп еллары телибез! Уңышлар сезгә, укучылар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев