Татарстанның 13 районыннан мәктәп укучылары ораторлык осталыгында ярышачак
23 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада «Что и требовалось доказать» чемпионаты узачак.
23 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада халык алдында чыгыш ясау буенча «ЧТД» («Что и требовалось доказать») чемпионаты узачак, анда 1000нән артык укучы катнашачак. Бу уенда ораторлык осталыгыңны кулланып, бирелгән теманы ачарга кирәк.
Быел «ЧТД» халык алдындагы чыгышлар буенча чемпионат Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәмендә республиканың 13 районында узачак.
- 23 октябрь, Азнакай районы, «Тау»яшьләр үзәге;
- 24 октябрь, Биектау районы, 6 нчы Биектау мәктәбе;
- 24 октябрь, Лаеш районы, Пролетар урамы, 46;
- 25 октябрь, Лениногорск районы, «Высота» яшьләр үзәге;
- 25 октябрь, Әлмәт районы, «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе;
- 28 октябрь, Яңа Чишмә районы, «Чишмә» яшьләр үзәге;
- 29 октябрь, Балтач районы, «Хыял» яшьләр үзәге;
- 29 октябрь, Яр Чаллы, «Радуга» шифаханәсе;
- 29 октябрь, Түбән Кама, «База» креатив индустрияләр үзәге;
- 30 октябрь, Баулы районы, «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге
- 30 октябрь, Буа районы, «Мирас» яшьләр үзәге;
- 31 октябрь, Зәй районы, «Энергетик» мәдәният сарае;
- 1 ноябрь, Әлки районы, Базарлы Матак авылындагы балалар иҗат йорты.
Чемпионатта катнашучылар 3 дәрәҗә биремнәр үтәчәк:
- Яшел дәрәҗә: мәгънәсен ачып бирергә тиешле бер сүз
- Сары дәрәҗә: җавап бирергә кирәк булган сорау
- Кызыл дәрәҗә: бәхәсле сорау, аңа җавап биргәндә үз фикереңне дәлилләргә кирәк.
Уенда 10-17 яшьлек укучылар катнаша ала. Гаризаны республика районнарында Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге кураторына мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Аның белән элемтә номерын ботка язып алырга мөмкин.
«ЧТД» – 2022 елда Россиядән киткән TEDка алмашка килгән интеллектуаль белем бирү проекты. Аңа Айнур Зиннәтуллин нигез салган. Проектның планнарында халыкара дәрәҗәгә чыгу. Инде хәзер үк Әзербайҗан яшьләр хәрәкәте лидерлары «ЧТД» чемпионатын үз илендә уздыру инициативасы белән чыкты. Тулырак – сайтта.
Чыганак https://minmol.tatarstan.ru
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев