Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан кызлары – «Голос. Дети» кастингын узган

«Голос. Дети» тамашасының быелгы сезонына Казаннан өч укучы беренчел кастинг узган.

Елизавета Нафиева, Ольга Косарева һәм Элина Нигъмәтуллина җырларын дуэт һәм аерым башкаручы буларак башкарганнар. Кызларның төп үзенчәлекләре булып – уникаль тембр һәм зур тавыш диапазоны санала. Җырчылар ТРның атказанган артисткасы Элеонора Калашникова җитәкчелегендә Идел буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укыйлар. Елизавета сайлап алу этабына соло номер белән узган, ә Ольга һәм Элина дуэт белән чыгыш ясаганнар. Кызлар Татарстан һәм Бөтенроссия иҗади конкурслары җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук алар Владимир Спиваков исемендәге Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары да әле.

Беренчел кастингны узганнан соң, кызлар Беренче каналда сайлап алу этабында катнашачаклар. Хәзер якын арада Мәскәүдә узачак кастингның төп өлешенә репертуар сайлау бара. Киләсе этапта кызлар «сукыр тыңлаулар»да катнашып, остаз командаларына эләгү өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев