Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстаннан алты укучы математика буенча “Я решаю!” IX Халыкара конкурсының финалына чыкты

Татарстан Республикасы финалистлар саны буенча лидер.

Татарстан Республикасыннан алты өлкән сыйныф укучысы «Я решаю!» IX Халыкара математика бәйгесенең финалында төбәк данын яклаячак. Ярышларның йомгаклау турында Россиянең 14 төбәгеннән 34 укучы очрашачак. Аларның кайсысы иң көчле яшь математик икәнлеге 29нчы гыйнварда билгеле булачак.

Бу сезонда бәйге финалына 14 унберенче сыйныф укучысы, 15 унынчы сыйныф укучысы һәм 5 тугызынчы сыйныф укучысы чыкты. Татарстан Республикасы финалистлар саны буенча лидер булды.

Регионны Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары Альбина Халитова, Макар Рипенко һәм Никита Ревыкин, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Руслан Вилданов һәм Әсгать Хөснуллин, шулай ук Казанның 131 нче лицее укучысы Эйтан Пейсахов тәкъдим итәчәк.

Җиңүчеләр бишлегенә кергән 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Санкт-Петербургтагы 239 нчы Президент физика-математика лицеена имтиханнарсыз керә алачак. Шулай ук аларга уку өчен кирәкле  электрон техника да бүләк итәчәкләр.

Конкурсны уздыру тарихында Россия төбәкләреннән һәм дөньяның 19 иленнән 34 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Узган еллардагы 37 җиңүче Россиянең әйдәп баручы вузлары студентлары булды һәм GS Group стипендияләрен алды. Беренче җиңүчеләр илебез сәнәгатенең инновацион тармакларында эшли инде.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев