Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанлылар Россия Банкының Татарстан бүлекчәсе музеена бушлай керә алалар

Музей 1914 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан.

Музей 1914 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Кунаклар аның төзелеш тарихы белән таныша һәм W. Moeller маркалы бик ышанычлы һәм янмый торган антиквар сейфны күзәтә алачак. Шулай ук кунаклар ни өчен элек дәүләт банкына «телефон туташлары» дип аталган хатын-кызларны кабул итмәүләрен һәм башка бик күп кызыклы фактлар белән таныша ала.

Музей экспозициясендә Россия империясенең алтын запасы тарихына аерым урын бирелгән. Чөнки нәкъ менә бу бинаның келәтләрендә 1918 елда аның шактый өлеше сакган. Кунакларның XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Дәүләт банкының архив документлары буенча эшләнгән алтын келәт макетын җентекләп карау мөмкинлеге булачак.

Музейда Татарстан Республикасы һәм Казанга багышланган истәлекле тәңкәләр коллекциясе тәкъдим ителгән. Алар арасында 500 данә тираж белән чыккан «Бөек болгарлар» дигән бер килограммлы көмеш тәңкәсе, шулай ук Казанга нигез салынуның 1000 еллыгына, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм башка кыйммәтле металлардан ясалган истәлекле тәңкәләр бар.

Республика халкы һәм кунаклары өч экскурсиянең берсен сайлап музейга алдан язылу буенча бушлай килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев