Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы старт ала

11-17 июльдә Әлмәт районында Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы старт ала.

Ярышлар «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узачак. Анда Татарстаннан 286 яшь геолог (31 команда), Пермь краеның Кунгур шәһәре командасы, Кырым Республикасы, Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 286 укучы катнаша. Олимпиада 12нче июльдә ачыла.

Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты.

Яшь геологлар үзләрен 12 ярышта сынап караячак: геология маршруты, гидрология, шлих сынавы, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр стоянкасын оештыру һәм башка олимпиада ярышларында.

Күп кенә балалар Олимпиадага беренче тапкыр гына килми. Алар уку елы дәвамында тырышып шөгыльләнәләр. Катнашучыларның күбесе киләчәктә үз язмышларын геология белән бәйли. Алар өчен әлеге Олимпиада олы һөнәри тормышка үзенчәлекле юллама булып тора.

Кыр геологик олимпиадаларын үткәрү дәверендә 300дән артык катнашучы үз һөнәре итеп геологияне сайлаган. 

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев