Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда хәзер хат җибәрү өчен маркалар сатып алу мәҗбүри түгел

Аны «онлайн түләү билгесе» сервисы ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына эшләп була.

Татарстанда хәзер почта бүлекчәсеннән маркалар сатып алу мәҗбүри түгел. Аны «онлайн түләү билгесе» сервисы ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына эшләп була.

Онлайн түләү билгесе ул – кәгазь марканы алыштыра торган махсус QR код. Бу сервистан файдалану өчен хатны почта сайтында рәсмиләштерергә һәм түләргә кирәк.

Шуннан соң мәгълүмат системасы конвертның тышкы ягын PDF форматында барлыкка китерә һәм аны принтерда батырып алырга кирәк була.

Рәсмиләштерелгәннән соң 3 көн эчендә шушы файлны почта бүлекчәсендәге операторга тапшырырга кирәк.

Элек бу сервис юридик затлар өчен генә эшли иде, 2023 елның декабреннән ул һәркем өчен ачык. Узган ел бу сервисны 18 800 юридик зат файдаланган, ә онлайн түләнгән хатлар саны 67 миллион, бу 2022 ел күрсәткеченнән 76% ка югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев