Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татарстанда урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.

Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана». Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гариза һәм фото тапшырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев