Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Түгәрәк уен» рәсәйкүләм фестиваль-конкурсы узачак

«Түгәрәк уен» фестивале – Россиядә татарлар фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль.

28-30 августа көннәрендә Татарстанда «Түгәрәк уен» дип аталган XVI татар фольклоры буенча рәсәйкүләм фестиваль-конкурсы узачак. Анда Россия төрле регионнарыннан фольклор коллективлар җыелачак.

28 августта 13.00-14.00 сәгатьләрдә фестивальдә катнашучыларның Татарстан чикләрендә очрашуы була. 18.00 сәгатьтә каршы алучы районнарда концертлар, республиканың иҗат коллективларыннан мастер-класслар узачак.

Ульяновск өлкәсеннән «Урама» татар халык фольклор ансамблен Апас районында каршы алалар.

Мәскәү шәһәреннән «НУР» ансамбле, Киров өлкәсеннән «Кояш» татар җыры халык ансамбле һәм «Идел» татар җыры халык ансамбле, Киров өлкәсеннән Сурмятовлар гаилә дуэты, Чиләбе өлкәсеннән «Ләйсән» халык фольклор ансамбле, Төмән өлкәсеннән «Чимги тура» коллективы Балтач районында очрашачак.

Мари Эл Республикасыннан «Рәйхан» халык фольклор ансамбле, Чувашия Республикасыннан Ф.Гибатдинов исемендәге «мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле – Биектау районында .

Самара өлкәсеннән «Ак каен» халык фольклор ансамбле Чистай районында чыгыш ясаячак.

Башкортстан Республикасыннан «Төмәнәк», «Ак калфак» вокаль ансамбльләре һәм «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар ансамбле Азнакай районында чыгыш ясаячак.

29 августта "Кабан" күле буенда 17: 00 сәгатьтә Россия төбәкләреннән килгән коллективлар катнашында «Кичке уен» татар фольклор бәйрәме булачак. Алга таба программа «Хәрәкәттә – бәрәкәт»проекты белән дәвам итәчәк.

30 августта "Түгәрәк уен" фестивале коллективлары "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале ачылышында катнашчак. 

11: 00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак.

"Түгәрәк уен" фестивале – Россиядә татарлар фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Ул беренче мәртәбә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында уздырылды. Фестиваль татарларның төрле этник төркемнәренең фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук татар халкының мәдәни мирасының күптөрлелеге белән таныштыра.

Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев