Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда татар теле буенча халыкара олимпиада үтәчәк

Олимпиада берничә этапта узачак.

Олимпиада дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында уза. Чараны оештыруга төбәк бюджетыннан 8,9 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу хакта tatarstan24 сайты хәбәр итә.

Олимпиада берничә этапта узачак: татарстанлылар өчен мәктәп, муниципаль, республика һәм халыкара этаплар, башка төбәкләрдән катнашучылар өчен мәктәп, муниципаль, өлкә, төбәкара һәм халыкара этаплар.

Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар, шулай ук төрле илләрдән интернет-тестинг үткән  укучылар һәм студентлар катнаша алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев