Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесе үтә

Бәйге ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты, шагыйрә Рәхимә Арсланованың иҗатына багышлана.

Рәхимә Арсланова шигырьләре

Бәйгене оештыручылар:

  • Бөтендөнья Татар Конгрессы;
  • Казан шәһәре мәгариф идарәсе;
  • Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге;
  • Бөтендөнья татар хатын-кызларының " Ак калфак"иҗтимагый оешмасы;
  • «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге.

Бәйге ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты, шагыйрә Рәхимә Арсланованың иҗатына багышлана.

«Шигърият бакчасында» әдәби иҗат бәйгесе татар-рус телләрендә үткәрелә. Катнашу бушлай. 

Бәйгедә Татарстан Республикасы балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләрдә, гимназия-лицейларында укучы 5-14 яшьлек балалар, укучылар һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы балалар катнаша ала.

Бәйгегә 3 номинация буенча эшләр кабул ителә:

I номинация. Рәхимә Арсланованың шигырьләрен татарча сәнгатьле сөйләү.
Бу номинациягә видеоязмаларны zupi81@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.

Шагыйрәнең шигырьләрен һәм китапларын Рәхимә Арсланованың ВК битеннән дә түбәндәге сылтама аша кереп табып була: https://vk.com/id287661354

II номинация. Рәхимә Арсланованың рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләү;
Бу номинациягә видеоязмаларны zupi81@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.

III номинация. «Шигырь язам» номинациясенә баланың үзе язган 2 шигыре кабул ителә.
Шигырьләрне баланың исем, фамилиясен, яшен, кайда укуын яки тәрбияләнүен күрсәтеп, җитәкчесен язып, rahima.arslanova@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр 2024 елның 15 нче мартына кадәр кабул ителә. Жюри эшләрне 2024 елның 10 нчы февраленнән 20 нчы мартына кадәр бәяли.

Иң яхшы эшләрнең авторлары 2024 нче елның 5 нче апрель көнне бүләкләү тантанасына чакырыла. Шул көнне җюри бәйгенең номинантларын һәм лауреатларын билгели.

Бәйге нәтиҗәләре 2024 елның 25 нче мартында билгеле була һәм Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия сайтында урнаштырыла.

Катнашучыларга шаһәдәтнамәләр электрон формада җибәрелә.

Сораулар белән 8 987 223-99-39 телефон номеры буенча Сираҗиева Зөлфия Шәяхмәт кызына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев