Татарстанда рус теленнән имтиханның уртача баллы кимегән
Инде өченче ел рәттән рус теленнән имтиханның уртача баллы кими.
Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Рус теленнән тыш, БДИда уртача күрсәткечләр җәмгыять белеме буенча 60,3 баллга (- 0,75) һәм информатика буенча 62,2 баллга (- 1,6) төшкән. Әмма бүтән фәннәр буенча, киресенчә, нәтиҗәләр яхшырган. Әйтик, математикадан (профиль юнәлеше) БДИның уртача баллы 71,2 балл тәшкил иткән. Физикадан — 68,4 балл, химиядән — 67,5 балл, биологиядән — 60,8 балл, әдәбияттан — 77,9 балл, инглиз теленнән — 75,8 балл, географиядән — 62,6 балл һәм тарихтан — 62,1 балл. – Шул ук вакытта безнең республикада барлык фәннәр буенча уртача баллар илдәге гомуми балларга караганда югарырак кала бирә. Укучылар инглиз теле һәм әдәбиятыннан югары нәтиҗәләр күрсәтә, география, тарих һәм биология буенча исә минималь баллар җыя, – диде министр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148239/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев