Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда республикакүләм “Татар азаны” бәйгесе үткәрелә

Татарстанда Корбан бәйрәме алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде.

 

Татарстанда Корбан бәйрәме алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде.

Әлеге конкурс 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге малайлар арасында үткәрелә. Аны “Рухи моң” иҗат берләшмәсе “Ханский дом” төзелеш компаниясе һәм “Тәртип” радиосы белән берлектә оештыра. Консультант – Татарстан мөфтияте.

Быел бәйгедә катнашу өчен иң элек “Татар азаны мәктәбе”ндә укып чыгарга, ягъни остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк булачак.

Дәресләр тәмамлангач, малайлар бәйгедә катнашу өчен видео рәвешендә үз эшен җибәрә ала. Оештыручылар катнашу шартларын мөмкин кадәр гадиләштерде: азан әйтеп төшергән видеоны жюрига мессенджер аша гына юллый алачак.

Азан милли көй калыпларына нигезләнгән татар мәкаме белән әйтелергә тиеш. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып тора. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш.

Бәйге җиңүчеләре 28нче июнь көнне – Корбан гаете көнне билгеле булачак. Җиңүчегә төп бүләк – iPhone тапшыру каралган.

Конкурс һәм катнашу тәртибе хакында тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.

https://dumrt.ru/news/news/news_29306.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев