Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «От идеи до проекта» ачык республика конкурсы уза

«От идеи до проекта» ачык республика тикшеренү һәм проект эшләре конкурсы старт ала.

Татарстанда «От идеи до проекта» ачык республика тикшеренү һәм проект эшләре конкурсы старт ала. Конкурс талантлы һәм перспективалы яшь белгечләргә ярдәм итү, шулай ук илебездә фәнни-тикшеренү эшләрен үстерүне стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Тикшеренү эшләре әдәбиятка күзәтүләр, экспериментлар, мәгълүмати анализ, шулай ук тикшеренү эшенең башка формаларын үз эченә ала. Конкурс эшләре шәхси авторлык проектлары булырга тиеш. Аларны жюри әгъзалары плагиатлыкка тикшерәчәк.

Конкурс 3 номинация буенча үтә:

  • 1. Фәнни-тикшеренү проекты;
  • 2. Социаль проект;
  • 3. Бизнес-проект.

Конкурс 3 яшь категориясендә уза:

  • 1. 8-11 сыйныф укучылары;
  • 2. Махсус һөнәри уку йортлары студентлары;
  • 3. Югары уку йорты студентлары.

Катнашу кагыйдәләре, бәяләү критерийлары һәм гаризалар бирү тәртибе турында тулырак  https://ano-sc.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев