Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда ОРВИ аркасында каникуллар озынайтылмаячак

Татарстанда эпидемиологик хәл аркасында мәктәп каникулларын озынайту планлаштырылмый.

Республикада тулысынча ябык мәктәпләр юк, дип белдерде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы Илсур Һадиуллин.

Шуңа күрә яңа ел каникуллары алдан билгеләнгән график буенча узарга тиеш.

Кышкы каникул 28-29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. 

Бүгенге көндә республиканың 66 мәктәбендә 395 сыйныф укучылары авыручылар күп булу аркасында укымый. Бу авыручылар 20% тан артык булган класслар.

Яңа ел чыршы бәйрәмнәрендә шулай ук температура яки ОРВИ билгеләре булган балаларны шунда ук өйләренә кайтарып җибәрү өчен фильтрлар эшләячәк, дип хәбәр итә tatpressa сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев