Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Мин һәм Кызыл китап» эшләнмәләр бәйгесе игълан ителде

Балаларга сирәк хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең эшләнмәләрен ясарга тәкъдим итәләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») дигән эшләнмәләр бәйгесе игълан итә. Бәйгедә республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала. Эшләрнең Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләргә багышланган булуы мөһим.

Эшләр Кызыл китапка кертелгән хайван, үсемлек һәм гөмбә исеме белән аталган һәм сәнгатьле, үзенчәлекле, төрле техникада башкарылган булырга тиеш. 

Эшләр 8 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге турында тулырак мәгълүмат өчен телефон 8(843)598 41 53 

Чыганак https://ojm.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2347637.ht

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев