4-11 сыйныф укучылары өчен Туган тел (татар) буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
11-13 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» ООК базасында Татарстанның бюджет гомуми белем бирү оешмаларыннан 4-11 сыйныф укучылары өчен Туган тел (татар) буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 35 районыннан, шулай ук Казаннан, Чаллыдан 287 укучы катнашты.
Җиңүчеләр:
- Тансылу Ганиева, Кукмара районы Г. Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы. ;
- Хәнифә Гарипова, Казан шәһәре Мәскәү районы Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы;
- Ләйсән Габдрахманова, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы;
- Камилә Йосыпова, Казан шәһәре Мәскәү районы Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 6 класс укучысы;
- Азалия Зәйнагиева, Саба районы Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучысы;
- Сирина Борханова, Биектау районы Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы;
- Камил Гыйбадуллина, Саба районы Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы;
-Рамилә Гәрәева, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучысы;
- Ралина Хәбирова, Әгерҗе районының Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.
Татарстан, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең 28 муниципаль берәмлегеннән укучылар призер булдылар.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев