Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Күңел түреннән» Россиякүләм иҗади конкурсы старт ала

Конкурс әдәбият белән кызыксынган талантлы балаларны барлау һәм катнашучыларның иҗади потенциалын ачу, классик һәм заманча әдәби әсәрләрне уку белән кызыксындыру максатларыннан үткәрелә.

«Күңел түреннән» Россиякүләм иҗади конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

Конкурс әдәбият белән кызыксынган талантлы балаларны барлау һәм катнашучыларның иҗади потенциалын ачу, классик һәм заманча әдәби әсәрләрне уку белән кызыксындыру максатларыннан үткәрелә.

Конкурсның номинацияләре:

  • Үзе иҗат иткән лирик әсәрне иң яхшы башкаручы (аудио),
  • Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  • Үзе иҗат иткән проза әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  • Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручы (аудио),
  • Иң яхшы видеоролик (әсәрне уку + видеобизәлеш).

Конкурсның шартлары:

  • Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь төркемнәре: 6-12 яшь, 13-18 яшь, 19 яшьтән өлкәнрәкләр;
  • Конкурс 2022 елның 10 ноябреннән 10 декабренә кадәр үткәрелә;
  • Конкурска танылган авторларның яки үзләре иҗат иткән лирика/проза әсәрләрен татар телендә сәнгатьле уку (декламацияләр) аудио һәм видеоматериаллар кабул ителә.

Конкурска гаризалар 2022 елның 30 ноябренә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/636236ade010dbe3500ee488 сылтамасы буенча кабул ителә. Гаризаны җибәрү өчен сылтама буенча узарга, анкета тутырырга (18 яше тулмаган бала өчен анкетаны аның ата-анасы/законлы вәкиле тутыра), кушымта (Конкурс нигезләмәсенә кушымта) белән килешүнең скан яисә фото вариантын һәм аудио яки видео форматындагы конкурс материалын беркетергә кирәк. 

   
Беркетелгән файл Күләме
PDF icon КОНКУРС НИГЕЗЛӘМӘСЕ 520.14 KB

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев