Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда креатив индустрияләр мәктәбе ачыла

Әлеге мәктәп 12-17 яшьтәге студентларның потенциаль иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.

14нче октябрь көнне Казанның сәнгать училищесы бинасында креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Адресы – Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 70/10 йорты.

креатив индустрияләр мәктәбе - яңа мәгариф үзәге. Ул "Россиядә уйлап табылган" федераль проекты һәм "Мәдәният" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Россиянең иң борынгы училищеларының берсе Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать колледжында моның өчен шартлар һәм әйләнә-тирә мохит булдырылды. Әлеге мәктәп 12-17 яшьтәге студентларның потенциаль иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.

ХХ гасыр башында төзелгән уникаль бина стеналарында классиклар һәм XXI гасыр заманча технологияләре гармонияле берләштерелгән. Биредә Сәнгать мәктәбе укучылары һәм креатив индустрияләр мәктәбе студентлары (91 кеше) белем ала, алар өчен икенче катта уңайлы урын булдырылган.

2022 елның 5нче сентябреннән дүрт юнәлештә дәресләр бара: анимация, дизайн, фото һәм видео җитештерү, интерактив технологияләр. Мәгариф үзәге балаларга иҗади тармакта һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

Ачылу кысаларында күргәзмә залында “Яңа биттән” күргәзмәсе һәм студентлар арасында команда ярышлары узачак. "Мәктәпнең беренче көннәре" фото-видео эскизы һәм балалар белән аралашу мәктәпнең иҗади атмосферасын тоярга ярдәм итәчәк.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев