Республикада 9нчы сентябрьдән 31нче октябрьгә кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе узды.
Акция нәтиҗәсендә Татарстанның мәктәп китапханә фонды уку, фәнни-популяр, сәнгать, белешмә әдәбияты белән тулыланды. Акциягә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә йомгак ясалды.
Конкурс кысаларында катнашучылар дүрт номинациядә ярыштылар. «Бүләк итүче иң яхшы район» номинациясендә: республикада
- 1 урын - Теләче районы;
- 2 урын - Азнакай районы;
- 3 урын - Әлмәт районы алды.
«Бүләк итүче иң яхшы мәктәп» номинациясендә
- 1 нче урынга Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе чыкты;
- 2 нче урынга - Яшел Үзән районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицей;
- 3 нче урынга - Лаеш районының Комлы Кавал авылында «Гармония» күппрофильле лицей.
«Бүләк итүче иң яхшы сыйныф» номинациясендә
- 1 нче урында - Питрәч районы 1 нче санлы мәктәбенең 6 нчы сыйныфы;
- 2 нче урында - Югары Ослан гимназиясенең 6 классы;
- 3 нче урында - Саба районы Шәмәрдән лицееның 3 нче сыйныфы.
«Оешмалар, шәхси затлар һәм ата-аналар арасында иң яхшы бүләк» номинациясендә
- 1 урынны Яр Чаллы шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсенең милли-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина;
- 2 урын - Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Чулпан Шәймөхәммәтова;
- 3 урын - Казан шәһәренең Яңа Савин районы “Открытие” 107 нче гимназиясендә укучының әнисе Лилия Шанская алды.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat
Фото: Татар-информ
Нет комментариев