Татарстанда киләсе атнада 26 градус җылылык көтелә
Татарстанда һава торышының җылынуы көтелә.
Гидрометцентр фаразы буенча, киләсе атна башында республикада +26 градуска кадәр җылытачак.
16—17 сентябрь көннәрендә республиканың күп районнарында яңгыр көтелә. Төнлә температура +7 дән +12 градуска кадәр, ә көндез +14..+19°С булыр дип фаразлана.
18 сентябрьдә, Татарстанда +9 ... +14°С җылы көтелә. Көндез +17..+22 градус. Урыны белән яңгыр.
19 сентябрьдә, Татарстанда яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә белән +11 ... +16°С, көндез +21..+26°С җылы фаразлана.
20 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар белән салкынча һава торышы булачак. Көндез температура +18 ...о +23°С булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев