Татарстанда иң күп олимпиада җиңүчеләре әзерләгән районнар билгеле
Иң күп олимпиадачыларны Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш, Саба районнары мәктәпләре әзерли.
Иң күп олимпиадачыларны Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш, Саба районнары мәктәпләре әзерли. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
"Бу муниципалитетларда республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны тотрыклы", - диде ул.
Закирова сүзләренчә, укучыларның олимпиадаларда җиңүләре муниципаль район мәгариф системасының нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Аерым фәннәр буенча олимпиадаларда казанышларга килгәндә, Татарстан укучылары химия буенча көчле, дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.
"Физика буенча олимпиадачыларны әзерләүне яңадан карадык. Быел бер генә укучы Россия дәрәҗәсендә призлы урын яулады, бу безнең өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә без чишелеш юлларын эзләүне дәвам итәбез», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев