Татарстанда имтихан бирүче укучыларга ярдәм акциясе башланды
Татарстанның төрле районнарында укучыларга теләктәшлек сүзләре язылган стендлар, афиша һәм плакатлар элгәннәр.
Татарстанның төрле районнарында Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыручы укучыларга теләктәшлек сүзләре язылган стендлар, афиша һәм плакатлар элгәннәр. Бу плакатларны «Беренчеләр хәрәкәте» ясаган. Бу гыйбарәләрдә имтиханнарга әзерләнгәндә була торган стресс, борчылулар һәм чыгарылыш укучылары өчен актуаль булган башка темалар күтәрелә, дип хәбәр итә «Беренчеләр. Татарстан» матбугат хезмәте.
Плакатлар республика мәктәпләрендә, җәмәгать урыннарында һәм сәүдә үзәкләрендә барлыкка килгән. Мәсәлән, Казанда бу плакатларны «Салават күпере» һәм «Светлая долина» торак комплексларындагы паркларда, шулай ук «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Мега» сәүдә үзәгендә күрергә була.
Татарстанның башка районнарында афишаларны мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә элгәннәр. Әйтик, Әлмәттә «Метеор» балалар үзәк китапханәсендә, Балык Бистәсендә Үзәк китапханәдә, Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәгендә плакатлар эленеп тора.
Барлык плакатлар да 28 апрельгә кадәр эленеп торачак.
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» матбугат хезмәте
Тулырак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев