Татарстанда “Яшел сигналга сәяхәт” дигән шигырьләр һәм хикәяләр конкурсы уза
Конкурска гаризаны 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Июньнән октябрьгә кадәр Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Яшел сигналга сәяхәт” дигән шигырьләр һәм хикәяләр конкурсы уза. Гаризалар 1нче июньнән кабул ителә башлады.
Юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен үтәү тематикасын чагылдыручы һәм аларны үтәүне пропагандалаучы эшләр ике номинациядә кабул ителә:
- «Яшь җәяүленең дуслары» - әкият яки фэнтэзи,
- «Могҗизалы юллар» – поэзия.
Һәр номинациядә жюри өч призер билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү октябрь ахырында булачак. Конкурска гаризаны 30 сентябрьгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Конкурс турында тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтында яисә 8 (843) 5-333-776 телефоны буенча алырга мөмкин.
Чыганак https://mon.tatarstan.ru
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев