Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда яшь буынның патриотизмына багышланган фильм төшерелгән

Сюжет линиясендә фон буларак Бөек Ватан сугышы геройлары – Николай Столяров һәм очучы Мәгубә Сыртланова язмышы тасвирлана.

Татарстанда яшь буынның илнең үткәненә, аерым алганда Бөек Ватан сугышы чорына мөнәсәбәтенә багышланган фильм төшерелгән. Фильм мәктәпләрдә, төрле уку йортларында күрсәтеләчәк.

«Әлеге патриотик фильм «Безнең тарих – безнең горурлык» проектының беренче өлеше. Проектның икенче өлеше - фильмны мәктәпләрдә күрсәтү һәм кино караганнан соң укучылар белән сораштырулар уздыру», дип хәбәр итә проектның җитәкчесе, кинорежиссер Илдар Матуров.

Документаль фильм республиканың мәгариф оешмаларында, Җиңү паркында һәм башка объектларда төшерелгән. Фильмда Питрәч районында узган «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале һәм «Рождение легендарной и непобедимой!» циклыннан Югары Ослан районында узган фестиваль күренешләре кулланылган.

«Мәгърифәти-агарту фильмының өстенлекле мотивы – ил тарихы белән кызыксынган, рухи үсешкә омтылган яшь буыннаң патриотик кәефе», дип ассызыклый проектны тормышка ашыручы «Мотор» продюсерлык үзәге.

Сюжет линиясендә фон буларак Бөек Ватан сугышы геройлары – ике мәртәбә Советлар Союзы герое, очучы Николай Столяров һәм Советлар Союзы герое, очучы Мәгубә Сыртланова язмышы тасвирлана.

«Мәктәп укучысының Бөек Ватан сугышы чорына мөнәсәбәте лейтмотив булып бара», дип ассызыклый Илдар Матуров.

Фильмда балаларны тарих дәресләрендә, спортзалда, «Үлемсез полк» рәтләрендә, мәктәп музеенда, патриотик лагерьларда күрергә мөмкин.

  • Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән «Мотор» продюсерлык үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
  • Грант суммасы – 1 млн. 700 мең сум.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев