Татарстанда «Фокуста гаилә» конкурсы старт алды
Ачык ишек

Татарстанда «Фокуста гаилә» конкурсы старт алды

Конкурста 6 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

ТР Мәдәният министрлыгы «Фокуста гаилә» конкурсы игълан итте. Әлеге иҗади проект гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итә.

Конкурска гаризалар 2024 елның 30 июленнән 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста 6 яшьтән өлкәнрәк профессиональ һәм профессиональ булмаган фотографлар һәм видеографлар катнаша ала. 

Конкурс эшләре ике номинация буенча кабул ителә:

  • «Минем гаилә фотографиясе» (фотоэшләр)
  • «Минем гаилә фильмы» (видеоэшләр)

Конкурста катнашу өчен 1нче отябрьгә кадәр оештыру комитеты адресына гариза һәм fotovideokonkurs@yandex.ru почтасына эшләрне җибәрергә кирәк.

НИгезләмә: https://библиотека-челны.рф/konkursy-i-akcii/respublikanskij-foto-video-konkurs-semya-v-fokuse-6

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев