Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ел ахырына кадәр Татарстанның 10 музее балаларны бушлай кабул итәчәк

Акция 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итә.

15 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр 18 яшькә кадәрге балалар ата-аналары озатуында (1 бала һәм 1 озата баручы) ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейлар һәм музей-тыюлыкларга бушлай керә алачак.

▫Казан Кремле музейлары,
▫ТР Милли музее,
▫ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее,
▫Г. Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы,
▫Биләр һәм Болгар дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыклары,
▫Галия Кайбицкая исемендәге музей,
▫Менделеевскиның туган якны өйрәнү музее,
▫ТР Актаныш районы туган якны өйрәнү музее,
▫ «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.

Музейларга балигъ булмаганнар белән бергә бер өлкән кеше керә ала. Акция 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итә.

Шулай ук Казан музейлары яңа айның беренче сишәмбесендә бушлай эшли. Әйтик, казанлылар «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, «Манеж» күргәзмәләр залына, «Хәзинә» галереясенә һәм заманча сәнгать галереясенә, шулай ук ТР табигать тарихы, Пушечный двор, Ислам мәдәнияте музеена һәм Карл Маркс урамындагы ИЗО музеена бушлай керә ала.

Фото ачык чыганактан


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев