Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда Бөтенроссия физика көне үтәчәк

Татарстанда Бөтенроссия физика көне Казан федераль университетында үткәрелә.

17нче сентябрь – Константин Циолковскийның туган көнендә, Россиядә төрле техник юнәлешләр: физика, математика һәм инженерлык фәннәре белән танышуга багышланган чаралар узачак.

Бөтенроссия физика көне Россиянең 16 шәһәрендә илнең 19 эре техник университеты базасында узачак. Анда физика белән мавыгучы 15 мең укучы, аларның әти-әниләре һәм профильле фән укытучылары катнашачак.

Программада: фәнни-популяр лекцияләр, презентацияләр, уеннар һәм квестлар, лабораторияләр буенча экскурсияләр. График монда. Барлык мәгълүмат һәм чараларда катнашу өчен теркәлү сайтта.

Укытучылар өчен физика дәресләрен үткәрүнең төрле ысуллары турында лекцияләр күрсәтеләчәк, моннан тыш, һәр укытучы «физика буенча олимпиадаларның эксперименталь туры» квалификация күтәрү курсына бушлай керә алачак.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев