Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда биология һәм физика буенча V «Алан» күп фәнле мәктәбе ачылды

5нче июльдән 22нче июльгә кадәр биология һәм физика буенча «Алан» V Казан (Бөтенроссия) җәйге күп фәнле мәктәбе эшли.

Сменада республиканың 26 муниципаль районыннан 8-10 нчы сыйныф укучылары - биология һәм физика буенча олимпиадаларның төрле этаплары призерлары һәм җиңүчеләре катнаша.

Смена Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексы базасында үтә.

«Алан» мәктәбендә дәресләр программасы укучыларны олимпиадаларга әзерләүгә юнәлдерелгән. Биология буенча теоретик дәресләрдә күзәнәк биологиясе, түбән һәм югары үсемлекләр ботаникасы, зоология, гистология һәм цитология, анатомия, кеше һәм хайваннар физиологиясе һ. б. кебек бүлекләр карала.

Физика буенча «Алан» мәктәбендә катнашучылар физиканың барлык бүлекләре буенча теоретик белем алалар һәм аларны практик дәресләр вакытында ныгыталар, физик приборлар белән эшләү күнекмәләрен һәм осталыкларын арттыралар.

Укучылар белән дәресләрне Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты, Казан педагогика көллияте укытучылары, И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты, Мәскәү дәүләт университеты студентлары үткәрә.

Мәдәни һәм ял итү программасында «Безнең отряд», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» , «КВН», «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне», «Россия - мөмкинлекләр иле», «Оскар», «Караоке кичәсе» кинопремияләре һәм башка чаралар бар.

Балаларны сәламәтләндерү өчен футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча спорт ярышлары уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев