Татарстанда «Бергәлеп бизибез» исемле яңа буягыч дөнья күрде
Яңа буягыч татар бизәкләренә багышланган.
Татарстанда балалар өчен «Бергәлеп бизибез» исемле яңа буягыч китабы дөнья күрде. Бу хакта «Миллиард. Татар» телеграм-каналы хәбәр итә.
Альбомда татар бизәкләренең кыскача тарихы һәм балаларны сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать нигезләренә өйрәтүче биремнәр бар.
Һәр биремгә аларны үтәү өчен методик киңәшләр бирелә.
Буягыч-китап балаларга мөстәкыйль эшләр өчен, укытучылар, мәктәпкәчә учреждениеләрнең өлкән төркемнәре тәрбиячеләре, сәнгать мәктәпләре, түгәрәкләр, студияләр педагоглары, шулай ук ата-аналар тарафыннан кулланылырга мөмкин.
Буягыч белән биредә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев