Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда беренче тапкыр яшь блогерлар форумы үтәчәк

Катнашу өчен 25 августка кадәр гариза бирергә мөмкин.

Яшь блогерларның «Со смыслом» дип аталган республика форумына гариза бирү кампаниясе башланды. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков үзенең ТГ-каналында хәбәр итте. 

Катнашу өчен 25 августка кадәр гариза бирергә мөмкин. Татарстанда яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге блогерлар чакырыла. Форум башлап килүче блогерларга да, тәҗрибәлеләргә дә кызыклы булачак – программада төрле дәрәҗәдәге белем бирү өлеше каралган. Регистрация ссылка аша. 

Чара 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәгендә булачак.

"Яшьләр булган җирдә булу мөһим. Күп мәгълүматны без бүген социаль челтәрләр аша алабыз. Шул исәптән, яшьләр блогерлар эшчәнлеген актив күзәтә. Һәркемгә файдалы мәгълүмат җиткерү өчен без шушы мәйданчыкларда булырга тиеш.

Яшьләр белән элемтәгә ирешү өчен безнең өчен блогерлык җәмәгатьчелеге белән аралашуда булу мөһим. Узган елдан башлап без алар белән актив хезмәттәшлек итә башладык. Форумның исеменнән чыгып, без бу эшкә зур мәгънә һәм эчтәлек салабыз", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Аның сүзләренчә, форум тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар оештырылачак. Спикерлар булып республика һәм федераль блогерлар чыгыш ясаячак.

"Яшьләр арасында блогсфера зур роль уйный, чөнки яшьләр яңа коммуникация чараларын һәм социаль челтәрләрне актив үзләштерә. Блоглар яшьләргә үз-үзләрен белдерү һәм файдалы белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирә. Без яшь блогерларны берләштерү өчен Яшьләр министрлыгы инициативасына зур кызыксыну белән җавап бирдек», - дип билгеләп үтте Казан шәһәренең «Кешеләр Инсайт» продюсерлык үзәге төбәк җитәкчесе Регина Хөсәенова.

Форумны «Кешеләр Инсайт» продюсерлык үзәге белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Чыганак: https://minmol.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев