Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

Шимбә, 6 июльдә, Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана. Бу хакта республика Төбәк белән идарә итү үзәге Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Бу этап баласын теркәлү урыны буенча түгел, ә башка мәктәпкә бирергә теләүчеләр өчен оештырыла. Ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк», - дип искәрттеләр Төбәк белән идарә итү үзәгендә.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен мәктәпкә китерергә кирәкми, аларны читтән торып тикшерәчәкләр, дип ачыклык керттеләр үзәктә.

Элегрәк, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, теркәлгән территориядә яшәүче, шулай ук кабул итүгә чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле хокукка ия балаларның документларын кабул иткәннәр иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев