Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда 5 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшырганда 100 бал җыйды

Татарстанда 5 чыгарылыш укучысы берничә фәннән БДИны яңадан тапшырганда 100 бал җыйган.

 

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түбәндәге укучылар информатикадан нәтиҗәләрен «йөз»гә кадәр яхшырткан:

Самир Хәмәтдинов – Чаллының 76 номерлы гимназиясенең чыгарылыш укучысы;

Давид Хаҗиев – Казанның 177 номерлы лицееның чыгарылыш укучысы;

Тимур Гафаров – Түбән Каманың 24 номерлы лицей-интернатының чыгарылыш укучысы.

Шулай ук Казанның 6 номерлы гимназиясен тәмамлаган Роман Алтынов профильле математиканы 100 баллга яңадан тапшырды, ә 9 номерлы мәктәптән (Казан) Рената Әхмәтшина рус әдәбиятыннан имтиханны яңадан тапшырудан соң иң югары нәтиҗәгә иреште.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев