Татарстанда 2025 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды
Россия почтасы 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен башлап җибәрде.
Россия почтасы 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен башлап җибәрде.
Почтаның сайтында «Онлайн подписка» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм өйдә почтальон ярдәмендә язылырга була. Басмаларны электрон каталогта сайтта һәм кушымтада исем буенча да, шулай ук язылу индексы буенча эзләргә мөмкин.
Мәсәлән, «Көмеш кыңгырау» республика газетасының индексы Татарстанда П2370, Россиядә ПА435.
Яңа уку елы башлану уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр өчен 250дән артык балалар басмасы булган аерым каталог бар.
Моннан тыш, татарстанлылар социаль учреждениеләр адресына хәйрия язылуын Россия Почтасы сайтының «Игелек агачы» бүлегендә яисә теләсә кайсы почта бүлекчәсендә рәсмиләштерә алалар.
Фото Россия почтасының матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев