Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта

Татарстанда температураның көндезге һәм төнге сәгатьләрдә нык үзгәрүе көтелә.

Якын көннәрдә Татарстанда температураның көндезге һәм төнге сәгатьләрдә нык үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Скандинавиядән күчеп килгән антициклон килү сәбәпле, 14-16 майда явым-төшемнәр бик аз. Төнлә термометр баганалары 0 −5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура әкренләп күтәрелә башлаячак. Мәсәлән, 14 майда 8...13 градус, 15 майда 10...15 градус, ә пәнҗешәмбе көнне 15...20 градуска кадәр җылыта дип фаразлана.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 17 һәм 18 май төнендә һава температурасы нульдән түбән төшмәячәк һәм +4тән +9 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 15...20 градуска кадәр җылыначак, бераз яңгырлар булырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев