Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучысы «Театраль Идел буе» фестивалендә «Иң яхшы актер» дип табылды

Татарстан егете Әмир Исрафилов «Театраль Идел буе» фестивалендә балалар арасында иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип танылды.

Татарстан егете Әмир Исрафилов «Театраль Идел буе» фестивалендә балалар арасында иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип танылды.

Казанда яшәүче Балтач егете «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә төп роль башкарды, әлеге спектакльне фестивальдә Казанның «Апуш» балалар театр студиясе тәкъдим итте. Спектакльдә барлыгы 30 яшь артист катнаша.

Кичә - 27нче март көнне «Театраль Идел буе» фестиваленең җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.

✅«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле җиңеп чыкты.
✅Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов,
✅«Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады.


«Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз, бу безнең беренче спектаклебез һәм беренче җиңүебез. Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт», – диде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.


Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Без – бәхетле! Бу Казан Мэриясенең генә җиңүе түгел, бөтен республиканың җиңүе! Безнең эшне хуплап, әлеге фестивальдә катнашуга ярдәм итүләре өчен җитәкчеләргә, спектакльне төшереп, аны рус теленә тавышландыруда булышкан «ШАЯН ТВ» каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – уртак җиңү!», – диде.

«Театраль Идел буе» фестивалендә катнашкан спектакльләрнең видеоверсияләре белән «Театраль Идел буе» федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин:
https://театральноеприволжье.рф/2022/finalists

фото: https://vk.com/wall-217587627_94

https://www.tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев