Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучысы ясаган рәсем «Җиңү музее» яңа ел открыткалары сериясенә керәчәк

Татарстан мәктәбе укучысы, 12 яшьлек Азалия Петухова “Җиңү чыршысы яса!” халыкара конкурсы призеры булды.

Татарстан мәктәбе укучысы, 12 яшьлек Азалия Петухова “Җиңү  чыршысы яса!” халыкара конкурсы призеры булды. Ул 12-14 яшьлек катнашучылар арасында "Кышкы ишек алды могҗизасы" рәсеме белән өченче урынны алды, ул яңа ел открыткаларының коллекция сериясенә керәчәк, дип хәбәр иттеләр "Җиңү музее" матбугат хезмәтендә.

Конкурска Россиянең 86 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Беларусь, Әрмәнстан, Молдавия, Кыргызстан, Төркия һәм башка илләрдән 18 меңнән артык катнашучы килгән. Рәсемнәр ярдәмендә конкурсантлар Яңа елны Бөек Ватан сугышы вакытында ничек каршылауларын күрсәттеләр, чыршы бизәделәр, уенчыклар ясадылар.

Барлык рәсемнәрне Җиңү музее сайтында виртуаль күргәзмәдә. Сайтка керүчеләр үзләренә ошаган рәсемне котлау сүзләре язып ,  киләсе елның 1 гыйнварына кадәр җибәрә ала.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 декабрьдә Җиңү музеенда узачак. Жюри фикеренчә, иң яхшы эшләр авторлары дипломнар һәм бүләкләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X