Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучыларын «Цифрлы гигиена» ярдәмендә буллингтан һәм экстремизмнан саклыйлар

Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган, шул исәптән онлайн-форматта.

Аларда бөтен Татарстаннан 18, 9 мең яшь кеше катнашкан. Монда «Цифрлы гигиена» проекты зур роль уйнады, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

«Хәзер яңадан яңа формалар барлыкка килә - социаль челтәрләрдә балаларга аларны билгеле бер экстремистик төркемнәргә чакыручылар чыга. Безнең бурыч аларга интернетта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсеннәр өчен барлык инструментларны бирү», - диде Кондратьева.

Ул «Циффрлы гигиена» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук интернетта буллингтан саклап калу.

Аның сүзләренчә, бер елда проект 25 меңнән артык баланы колачлый алган, ә хәзер ул яңа уку елы кысаларында старт алган һәм республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында актив рәвештә алга бара.

«Бездә шулай ук ышаныч телефоны эшли. Ел саен без 35 меңгә якын шалтырату алабыз», – дип өстәде министр урынбасары.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев