Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары “Зур чакырулар” конкурсына проектларын 15 февральгә кадәр тәкъдим итә ала

Конкурста 7-11 сыйныф укучылары, техникум һәм көллиятләрнең 1-2 курс студентлары катнаша ала.

 

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары студентлары   һәм өлкән сыйныф укучылары  «Зур чакырулар» Бөтенроссия конкурсының республика этабына 15 февральгә кадәр үз проектларын һәм тикшеренүләрен тәкъдим итә ала. Бу хакта Казан ачык талантлар университеты башкарма директоры вазифаларын башкаручы Әдилә Әхмәтова “Татар-информ” матбугат конференциясендә әйтте.

Конкурста җиңүчеләр июль аенда «Сириус» мәгариф үзәгендә узачак «Зур чакырулар»  сменасында катнаша алачак. «Бөтен Россиядән  килгән катнашучылар техник иҗат белән шөгыльләнәчәкләр, эре компанияләрнең бурычларын хәл итәчәкләр һәм фәнгә тирәнрәк дәрәҗәдә чумачаклар», - диде Әхмәтова.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан сменага ел саен 15 - 20 укучы керә, бу "Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда бик зур күрсәткеч". «Бу конкурс шулай ук киләчәк һөнәрне сайлауда, үзенең үсеш траекториясен төзүдә күпләргә ярдәм итә», - дип ассызыклады спикер.

Моннан тыш, конкурс җиңүчеләре, өлкән сыйныф укучылары вузга кергәндә өстәмә баллар алырга һәм ай саен 20 мең сум күләмендә президент гранты алуга дәгъва итәргә, ә студентларның  - "Зур сынаулар" саммитында катнашулары мөмкин.

Конкурста 7-11 сыйныф укучылары, техникум һәм көллиятләрнең 1-2 курс  студентлары катнаша ала, алар фәнни, тикшеренү, проект, уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыльләнә, дип өстәде Казан ачык талантлар университетының проект иҗаты лабораториясе координаторы  Рөстәм Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев