Идеяләрен тормышка ашыру өчен укучылар 100 мең сумлык грант оттылар.
Татарстан укучылары «Экологические привычки — в каждый дом» дигән проект белән II Бөтенроссия балалар экологик форумында җиңде. Форум 15-16 октябрьдә Чиләбедә узды. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең проекты мәктәп укучыларында һәм аларның ата-аналарында эко гадәтләр булдыруга юнәлдерелгән. Тавыш бирү буенча Татарстан командасы Белгород һәм Волгоград өлкәләреннән килгән командаларны узып җиңүче булды.
Идеяләрен тормышка ашыру өчен укучылар 100 мең сумлык грант оттылар.
Чыганак https://mon.tatarstan.ru
Нет комментариев