Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан укучылары өчен «Цифрлы дәрес» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

1-11 сыйныф укучылары икътисад тармакларын цифрлаштыру, ИТ-һөнәр, кибербуллингка каршы тору һәм технологияләр белән бәйле башка темалар буенча фикер алышалар.

«Цифлы дәрес» проекты «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады илкүләм программасы»ның «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыруга, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә балаларның һөнәри юнәлешне алдан сайлауга этәрүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы. 

«Цифлы дәрес»тә Татарстан мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары икътисад тармакларын цифрлаштыру, ИТ-һөнәр, кибербуллингка каршы тору һәм технологияләр белән бәйле башка темалар буенча фикер алышалар. Укучылар өчен дәресләрне ай саен цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар үткәрә.

22 ноябрьдә «Адымнар-Казан» мәктәбендә «Ничек ИТ-эшмәкәр булырга» дигән темага чираттагы дәрес узды. ИТ-парк стартап-җәмгыяте белән хезмәттәшлек буенча менеджер Софья Батракова 11 нче сыйныф укучыларына стартапны эшләгәндә төп моментлар, стартап өчен перспективалы урын сайлау һәм башка мәсьәләләр турында сөйләде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев